Бүген Михайлов усадьбасында 2022/2023 елгы сезонга йомгак ясауга багышланган Татарстан Республикасы биатлон федерациясе конференциясе узды.
Чара бәйрәм концерты форматында узды, аның кысаларында федерация президенты Илдар Ногманов оешманың узган сезондагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында доклад белән чыгыш ясады.
Сәламләү сүзе белән шулай ук Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов чыгыш ясады.
"Хәерле кич, хөрмәтле спортчылар, тренерлар, чара кунаклары! Мин сезне спорт министры һәм шәхсән үз исемемнән сәламлим. Сезне сезонның уңышлы тәмамлануы белән котлыйм, әйдәп баручы спортчылар һәм тренерлар даирәсе киңәюе куанычлы. Илдар Ногмановка аерым рәхмәт белдерәсем килә, аның ярдәмендә биатлон безнең республикада бик тиз үсә һәм спортның әлеге төре белән күбрәк кеше кызыксына».
Йомгаклау конференциясендә шулай ук Татарстан Республикасы спорт әзерлеге үзәге директоры Михаил Смолкин, Казан шәһәре физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов һәм башкалар катнашты.
Концертның отчет өлешеннән соң бүләкләү блогы узды. Хәлил Шәйхетдинов һәм Илдар Ногманов ярышларда иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән спортчыларны, тренерларны һәм Федерация хезмәткәрләрен Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.
Шулай ук Татарстан Республикасы спорт мәктәпләренең яшь укучыларын махсус грамоталар белән бүләкләделәр.