Казан дәүләт казна дары заводы командасы хезмәт коллективлары арасында ГТО Бөтенроссия фестивалендә Татарстан исеменнән чыгыш ясый

2023 елның 15 мае, дүшәмбе

12 майда Ижевскта хезмәт коллективлары, РФ дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләр арасында ГТО Фестиваленең Бөтенроссия финалы старт алды. Чара «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында үткәрелә.
Илнең 50гә якын командасы, 25 яшьтән 59 яшькә кадәрге 400 кеше, төгәллек, җайлылык, көч һәм тизлек буенча ярышу өчен чарада чыгыш ясау хокукы алды.

Фестивальдә Татарстан Республикасын Казан дәүләт казна дары заводы командасы тәкъдим итә. Команда составында Васса Галхова, Рифат Галимҗанов, Лилия Гарафиева, Евгений Прокофьев, Альбина Раупова, Ленар Зәкиев, Ирина Галицкая һәм Рамил Яруллин чыгыш ясый. Искәртеп узабыз, команданың барлык катнашучылары ел саен ГТО нормативларын үти һәм аларның һәрберсе ГТОның алтын билгесе иясе булып тора.

Фестиваль кысаларында хезмәт коллективлары арасында беренче җиңү үзен озак көттермәде. XIII яшь баскычында ир-атлар арасында шәхси зачетта Ленар Закиров җиңүче булды. Ул «пневматик винтовкадан ату» ГТО нормативын иң яхшы үтәгән һәм 92 балл җыйган.

16 майда фестивальнең яңа җиңүчесе билгеле булачак. Ул төп бүләкне-ГТО Бөтенроссия фестивале җиңүчесенең күчеп баручы Кубогын алачак. Искәртеп узабыз, гамәлдәге чемпионнар булып «Росатом» дәүләт корпорациясе тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International