11 майда Кушман мәктәбенең педагогик коллективы ГТО хәрәкәтенә кушыла һәм комплекс нормативларын Үтәй. Чара «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.
Тапшыру ВФСК ГТОның яңа стандартларына туры китереп узды. Катнашучылар басып торудан алга авышу, аркада ятып торудан гәүдәне күтәрү, 16 кг гири ыргыту, пневматик винтовкадан ату һәм урыннан озынлыкка сикерү кебек сынауларны башкарганнар. Мәктәп укытучылары тәрбияләнүчеләренә яхшы үрнәк күрсәттеләр, дәртләнделәр һәм уңай энергия белән тулыландылар.
Искәртеп узабыз, нормативларны тапшыру Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә туры китерелде.