13 майда Казанның Үзәк стадионында Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында җиңел атлетика турниры узды. Җиңел атлетика буенча ярышларда ТР Раис администрациясеннән, ТР Дәүләт Советыннан, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратыннан, республика министрлыкларыннан һәм ТР буенча федераль ведомстволарның территориаль идарәләреннән 21 команда катнашты.
Эстафета кысаларында командаларга 4-100 метр эстафетасын йөгерергә кирәк була.
Гомумкоманда зачетында беренче урынны - ТР Раис администрациясе, икенче урынны - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты алды. Өченче урын ТР Дәүләт Советы аппараты командасына эләкте.