Татарстан спортчылары бокс буенча Идел буе федераль округы беренчелегенең команда зачетында көмеш призер булдылар

2023 елның 14 мае, якшәмбе

7-13 майда Самара шәһәрендә 13-14 яшьлек егетләр арасында бокс буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды. Татарстан Республикасы боксчылары гомумкоманда зачетында көмеш медаль яулады.

Шәхси зачетта Татарстан Республикасы боксчылары да яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр:

54 кг авырлык категориясендә алтынны Әлмәт шәһәреннән Шамил Газимәгомедов яулады;

66 кг авырлык категориясендә алтынны Азнакай шәһәреннән Ниязсолтан Баязитов яулады;

90 кг авырлык категориясендә алтынны Казан шәһәреннән Кирилл Ченцов яулады;

48 кг авырлык категориясендә көмеш медальгә Урыссу шәһәреннән Ярослав Горбачев лаек булды;

46 кг авырлык категориясендә бронзаны Түбән Кама шәһәреннән Станислав Боднарь яулады;

70 кг авырлык категориясендә бронзаны п. г. т. Урыссудан Саян Низаметдинов яулады

Исегезгә төшерәбез, 13-14 яшьлек егетләр арасында бокс буенча Идел буе федераль округы беренчелеге 2023 елның 07-13 маенда Самара шәһәрендә «Грация» универсаль комплексында уздырылды. Ярышларда Идел буе федераль округының 14 субъектыннан 201 спортчы катнаша алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International