Чаллылылар Яшел марафон йөгерә алачак

2023 елның 15 мае, дүшәмбе

20 майда Яр Чаллыда Прибрежный паркында «Сбердан Яшел марафон»узачак. Бу гаилә спорт фестивале, анда һәр катнашучы үзенә шөгыль табачак.

Программада: 4,2 км һәм 10 км дистанцияләргә йөгерү; 420 мга махсус балалар йөгерүе.моннан тыш, марафон кунакларын һәм катнашучыларын иҗади коллективлар чыгышы белән концерт программасы, мастер-класслар, уеннар һәм анимация белән балалар зонасы, өлкәннәр, балалар өчен спорт зоналары һәм башка күп нәрсәләр көтә.

Спорт идарәсе башлыгы Роман Насрединов хәбәр иткәнчә, соңгы тапкыр Чаллыда әлеге фестиваль 2021 елда үткәрелгән, анда 1,5 меңнән артык кеше катнашкан. "Теркәлү 14 майда тәмамлана. Әгәр кеше өлгермәгән икән, Прибрежный паркында 20 нче көнне теркәлергә мөмкин булачак. Исегезгә төшерәбез, 10 км йөгерешкә старт урынында терапевттан йөгерешкә керү турында белешмә күрсәтергә кирәк, калган трассаларга белешмәләр кирәкми. Парковкага керү чикләнәчәк, шуңа күрә маршрут төзегәндә моны исәпкә алырга кирәк.

"Татарстан банкы" Сбербанк бүлекчәсенең корпоратив клиентлар белән эшләү бүлеге башлыгы Ирина баутина билгеләп үткәнчә, Яшел марафон «спорт вакыйгасы гына түгел: "ул илнең 60 шәһәрендә үткәрелә. Татарстанда әлеге зур чараны уздыру өчен нәкъ менә Чаллы сайланды - биредә мондый чараларга лаеклы ярдәм күрсәтелә. "Яшел марафон" спорт бәйрәме генә түгел, социаль, экологик акцияләр дә дип ассызыклыйм. Агачлар утырту, сәламәтлек буенча лекцияләр, чүп-чарны аерым җыю һәм башка күп нәрсәләр оештырылачак.

Чаллыда Яшел марафонга теркәлү түбәндәге сылтама буенча үткәрелә: https://greenmarathon.sberbank.ru/marathon/naberezhnye-chelny/

Концерт программасы һәм теркәлү 9:00 сәгатьтә үткәрелә, тантаналы ачылыш 10:00 сәгатьтә, 10:45 сәгатьтә балалар йөгереше старты планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International