28 майдан 10 июньгә кадәр Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге олимпия резервы Республика спорт мәктәбе бинасында 9, 11, 13 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар, шулай ук 15 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында шахмат буенча Россия Кубогы этабы узачак - Р. Г. Нәҗметдинов мемориалы.
Ярышларда Россиянең 34 төбәгеннән 500дән артык шахматчы катнашачак. Турнирда катнашучы һәркем Татарстан Республикасы шахмат федерациясеннән истәлекле сувенир-түгәрәк белән бүләкләнәчәк. Моннан тыш, ярышларда җиңүчеләр акчалата бүләкләр һәм өстәмә бүләкләр алачак.