Татарстан спортчылары стендка ату буенча Бөтенроссия ярышларында чыгышларын тәмамладылар

2023 елның 14 мае, якшәмбе

Липецкида Россия команда чемпионаты һәм стендка ату буенча Бөтенроссия ярышлары тәмамланды. Соңгы медаль көне республика җыелма командасына 2 медаль алып килде.

Микста түгәрәк стендта ике Татарстан командасы бронза призер булды - Екатерина Комарова/Сергей Демин (фотода) һәм Алина Фазылҗанова/Артем Глотов.

Турнир 7-14 майда узды. Бу вакыт эчендә ТР җыелма командасы спортчылары 14 медаль, шул исәптән 4 алтын, 4 көмеш һәм 6 бронза медаль яуладылар һәм Россия команда чемпионатында ышанычлы җиңү яуладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International