ТР Спорт министрлыгы хезмәткәрләре «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясендә катнаштылар

2023 елның 13 мае, шимбә

13 майда Татарстан Республикасында «Бөтенроссия Урман утырту көннәре» кысаларында оештырылган «Татарстанның чиста урманнары» дип аталган табигатьне саклау акциясе узды.

Министрлык аппараты, үзәкләштерелгән бухгалтерия, матбугат хезмәте һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре акциядә катнаштылар һәм Лаеш муниципаль районының Орел торак пункты территориясендә урман фондын җыештырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International