Татарстан җыелма командасы кызлар арасында үләндәге хоккей буенча Россия беренчелегенең көмеш призеры булды

2023 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

11 майда Краснодар краеның Крымск шәһәрендә 13-16 яшьлек кызлар арасында үләндәге хоккей буенча Россия беренчелеге тәмамланды.

Турнир 4 майдан бирле уза: башта катнашучылар сайлап алу матчларында уйныйлар, аннары иң яхшы командалар финал этабында көрәшәләр. Ярышларда барлыгы 10 команда катнашты: Мәскәү, Мәскәү һәм Ростов өлкәләре, Санкт-Петербург, Пермь һәм Краснодар крае (1 һәм 2), Татарстан Республикасы, Башкортостан һәм Кырым.

Безнең республика командасын тренер Людмила Юшкова җитәкчелегендәге «Динамо» РСШОР тәрбияләнүчеләре тәкъдим итте.

Финалга юл тотканда Татарстан хоккейчылары 5 матч уйнады, аларда 4 җиңү яулады (Краснодар-2, Дондагы Ростов, Мәскәү, Краснодар-1) һәм 1 уенны отты (Пермь).

Чишү алышында Казанның «Динамо» РСШОРЫ һәм Мәскәү янындагы ИВС буенча СШОР тәрбияләнүчеләре кырда ныклы көрәш алып баралар. Очрашуның төп вакыты 5:5 тигезлегендә тәмамлана, ә менә матчтан соңгы буллитлар сериясендә Россия чемпионы булган Мәскәү өлкәсе спортчылары бераз уңышлырак була. Татарстан җыелма командасы көмеш медальләр яулады. Бронза өчен матчта Пермь крае хоккейчылары Краснодар крае-1 командасын 2:0 исәбе белән җиңде.

Беренчелекнең иң яхшы уенчылары арасында «иң яхшы яклаучы»бүләген алган спортчы кызыбыз Алия Галятдинова да бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International