Су полосы буенча Россия Кубогы финалы Казанда узачак

2023 елның 16 мае, сишәмбе

23-25 майда Казанның «Оргсинтез» йөзү бассейны су полосы буенча Россия Кубогы финалын кабул итәчәк.

Илнең иң дәрәҗәле трофейларының берсе өчен 8 команда ярышачак. Беренче этапта алар парларга бүленеп, аннан соң уйнау плей-офф системасы буенча узачак.

Су полосы буенча Россия Кубогы финалында Татарстанның ике командасы - 2022-2023 елгы Россия чемпионатының көмеш призеры, Россия Кубогының гамәлдәге иясе - КОС-СИНТЕЗ һәм КОС-СИНТЕЗ-УОР яшьләр командасы катнашачак. Беренче этапта КОС-СИНТЕЗ Балтика белән, АКОС-СИНТЕЗ-УОР Спартак-ВОЛГОГРАД командасы белән очрашачак.

Тамашачылар өчен керү ирекле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International