2023 елның 16 маенда Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов рәислегендә республика муниципаль берәмлекләренең спорт бүлекләре җитәкчеләре белән «спорт объектларында Экстремистик эшчәнлеккә каршы тору һәм кисәтү чараларын оештыру, шулай ук социаль куркыныч хәлдә булган балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау»темасына киңәшмә узды.
Киңәшмә темасы буенча министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре докладлар әзерләделәр һәм сорауларга җавап бирделәр.
Моннан тыш, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында абитуриентларны кабул итүне оештыру бүлеге начальнигы – кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаре Данир Рамилевич Ислямовның максатчан укыту турындагы чыгышын тыңладылар.