Турнирда 6 илдән 8 команда катнаша: Россия, Иран, Уругвай, Аргентина, Сербия һәм Бразилия. Беренче этапта командалар матчны футбол симуляторында үткәрәләр, ә аннары чын мини-футбол мәйданчыгында иң көчлесен ачыклыйлар.
Рөстәм Миңнеханов фиджитал-уеннар ярышларын карады, шулай ук Россия һәм Уругвай командалары арасында 3 урын өчен матч карады.
Беренче «Киләчәк уеннары» 2024 елда Казанда узачак. Алар яңа дисциплиналар буенча заманча технологияләр, цифрлы мохит һәм физик активлык кулланып үткәреләчәк. Ярышлар форматы киберспорт, робототехника, тулыландырылган һәм виртуаль чынбарлык, мәгълүмати технологияләр һәм ясалма интеллект өлкәсендәге соңгы эшләнмәләрне куллануны күздә тота. «Киләчәк уеннары» нда 2 меңнән артык профессиональ спортчы катнашыр дип көтелә.