Баулы районының Кырым-Сарай мәктәбе базасында ГТО нормативларын кабул итү булды. Чарада 8 яшьтән 13 яшькә кадәрге 23 яшүсмер катнашты.
Чара «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында уздырылды. Аның максаты сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балаларны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, физик әзерлек дәрәҗәсен арттыру һәм ГТО ВФСКНЫ популярлаштыру.
Катнашучыларның барлык нәтиҗәләре тиешле аерымлык билгесен алу өчен ГТО АИС системасына йөкләнәчәк. Чара уңай нотада тәмамланды, балалар зур рәхәтлек белән ГТО нормативларын үтәүдә катнаштылар.