Татарстан җыелма командасы 15 яшькә кадәрге кызлар арасында футбол буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә җиңүче булды

2023 елның 21 мае, якшәмбе

Казанда 19-21 майда 15 яшькә кадәрге кызлар җыелма командалары арасында футбол буенча Идел буе федераль округы беренчелеге тәмамланды.

Турнир нәтиҗәсе-Татарстан җыелма командасының җиңүе, ул хәзер Россия беренчелегенең финал этабында катнашу мөмкинлеге алды. Икенче урын Түбән Новгород өлкәсе командасына эләгә, ә өченче урында Самар өлкәсе җыелма командасы урнаша. Ульяновск өлкәсе җыелма командасы дүртенче урынны алды.

Беренчелек барышында турнирның иң яхшы уенчылары билгеләнде:

Иң яхшы капкачы – Ангелина Филиппова (Татарстан Республикасы);

Иң яхшы яклаучы – Кира Мусатова (Самар өлкәсе));

Иң яхшы ярымсакчы – Екатерина Якупова (Татарстан Республикасы);

Иң яхшы һөҗүмче – Дарья Сорокина (Нижегород өлкәсе));

Турнирның иң яхшы уенчысы – Анастасия Каткова (Нижегород өлкәсе)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International