23 майда Тәтештә ату мәйданчыгында стендка ату буенча Россия Кубогының икенче этабын ачу тантанасы була. Ярышларда илнең төрле төбәкләреннән 122 спортчы катнашачак.
Татарстан делегациясе составында 95 кеше исәпләнә. Укчылар командасы-Казан, Тәтеш һәм Саба районнары спортчылары.
23 майда 17: 00 сәгатьтә стендка ату буенча Россия Кубогының икенче этабын ачу тантанасы була. Шул ук көнне беренче ярышлар узачак, ә 24 майда беренче бүләкләр уйнатылачак. Спортчылар түгәрәк һәм траншея стендында 12 комплект бүләк өчен көрәшәчәк.