Минскида, 14 майда, Киокусинкай каратэ буенча «Belarus Open Cup» халыкара ярышлары тәмамланды. Ярышларда Беларусь Республикасы, Россия, Казахстан, Әзербайҗан һәм Пакистаннан 700ләп катнашучы катнашты.
Турнир Бөтендөнья Каратэ оешмасы һәм Россия спорт министрлыгының календарь планы кысаларында узды. 33 катнашучы кергән Татарстан командасы татамида үзен лаеклы күрсәтте һәм нәтиҗәдә түбәндәге бүләкләрне яулады:
8 алтын медальләр;
3 көмеш медаль;
6 бронза медаль