21 майда Казандагы «Ак Бүре» универсаль спорт комплексында Татарстан Республикасы Каратэ федерациясе президенты Шагин Искәндәр Рафаэлевич һәм спортчы Фәттахова Эльвина Марселевна истәлегенә багышланган «Хәтер Кубогы» каратэ буенча регионара ярышлар узды.
Турнирда Новосибирск, Саратов, Новочебоксарск, Воронеж, Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Әлмәт һәм Казаннан 350дән артык спортчы катнашты.
Ярышларда 8 яшьтән 13 яшькә кадәрге 350 спортчы арасында 30 комплект бүләк уйнатылды.