Кайбыч муниципаль районының Р.Кәлимуллин исемендәге Бурундук төп гомуми белем бирү мәктәбендә 9 нчы сыйныф укучысы Каюмов Рөстәм истәлегенә ГТО буенча ярышлар узды. Исегезгә төшерәбез, ГТОның барлык чаралары «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә. Төп бурыч гражданнарны физик культура һәм спорт белән системалы шөгыльләнүгә җәлеп итү.
Хәмзә Юнысовның 38 тәрбияләнүчесе «Хезмәткә һәм оборонага әзер»Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормаларын тапшырды. Укучылар ГТО нормаларын ике аяк белән этәрү, биек һәм Түбән перекладинда эленеп тору, кулларны бөкләү һәм җәю, 150 грамм авырлыктагы тупны ыргыту, басып торудан алга авышу, аркада ятып торудан гәүдәне күтәрү, 30,60,1000 метрга йөгерү кебек дисциплиналарда тапшырганнар.
Ярышлар эмоциональ рәвештә узды, егетләр бер-берсен дәртләндерде, ә рекордка ачыктан-ачык барганнарны алкышлар белән хупладылар. Егетләр дә, кызлар да сынауларны лаеклы үтәделәр.
Тест сынаулары нәтиҗәләре буенча ГТОның бронза билгеләрен 4 укучы, ГТОның көмеш билгеләрен 22 укучы, ГТОның алтын билгеләрен 9 укучы алды.
Шулай ук Каюмовлар гаиләсе һәр баланы акчалата бүләк белән бүләкләде.