Бүген ведомствода Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов төбәктә ишкәк спортын үстерү мәсьәләләре буенча очрашу уздырды. Киңәшмәдә академик ишү буенча спорт мастеры Полина Мухорчева һәм ишү буенча Татарстан Республикасы тренеры Денис Чернов катнашты.
Утырыш барышында министр урынбасары спорт төренең тамашалылыгын, шулай ук спортчыларның академик ишү буенча ярышларда катнашып алган хисләрен бәяләде. Шулай ук утырышта катнашучылар Татарстанда спортны популярлаштыру буенча үз тәкъдимнәрен әйттеләр.
Киңәшмә ахырында Хәлил Шәйхетдинов спортчыга уңышлар теләде. Якын көннәрдә Полина Мухорчева Мәскәүгә китә, анда 1 июньнән 4 июньгә кадәр «Зур Мәскәү регатасы»халыкара ярышлары узачак.