Хатын-кызлар Суперлигасының өченче турында Валентина Апельганец тәрбиясендәгеләр Мәскәүнең «Восток»командасы белән матчларда ике җиңүгә ирешәләр.
Ике очрашу да читтә узды. Беренче очрашуда, 22 майда, «Ак Барс-Динамо» командасы 7:1 исәбе белән җиңде. Голларны Юлия сартакова-2, Олеся Петрова, Ирина Осипова, Богдана Садовая, Даяна Юшкова, Эльза Гөбәйдуллина кертте.
Икенче көнне Казан спортчылары көндәшләрен 1:0 исәбе белән җиңде. Көндәш капкасына голны Гөбәйдуллина Эльза кертә.
Россия чемпионатының киләсе туры безнең команда өчен Казанда узачак. Матчлар 5-6 июньдә узачак, анда көндәш булып Мәскәү янындагы «Динамо Электросталь»командасы торачак