Казанга визит белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Хоккей федерациясе вице-президенты килде

2023 елның 24 мае, чәршәмбе

Казанга визит белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Хоккей федерациясе вице-президенты, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Олимпия комитеты әгъзасы – аның югарылыгы Хамель Әхмәт Әл Кубайси килде.

Визитның максаты ислам илләрендә хоккейны үстерү мәсьәләләре булды. Кунаклар ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм «Ак Барс» хоккей клубы башкарма директоры Мансур Усманов белән очраштылар, шулай ук шәһәр инфраструктурасын карадылар

Шулай ук визит кысаларында ТР спорт министрының беренче урынбасары кунакларга экскурсия үткәрде. Алар бергәләп Иске Татар бистәсендә, Кремльдә һәм Татарстан башкаласының башка истәлекле урыннарында булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International