Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының хоккей командасы 21-22 майда «Баско»аренасы бозында узган ТР Студентлар хоккей лигасының финалында җиңү яулады.
Казанда ТР шайбалы хоккей буенча Студентлар лигасының финал серияләре тәмамланды, аларда «КНИТУ-КАИ» һәм «ПГУФКСиТ»командалары очрашты. Беренче матчта спорт университеты коллективы 4:2 исәбе белән җиңү яулый. Икенче матчның нәтиҗәсе көтелмәгән иде. Күпчелек вакыт исәп тигез була, әмма өченче период ахырына ике минут калганда «ПГУФКСиТ» командасы җиңү голын кертә. Сериянең финал матчында исәп 2: 1 тәшкил итә.
Финал матчлары нәтиҗәләре буенча Чемпионнар командасы Кубок белән бүләкләнә. Барлык призерлар дипломнар, командаларның уенчылары һәм тренерлары медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнгән. Ярышларда катнашучыларга ТР Хоккей федерациясеннән таяклар тапшырылды.