Бүген Татарстан Республикасы спорт министрлыгының конференц-залында министрның беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Ветераннар советы рәисе Альберт Баһаутдинов, Татарстан Республикасы спорт һәм муниципаль районнар ветераннар Советы Президиумы әгъзалары катнашында Татарстан Республикасы спорт ветераннары советының чираттагы утырышы узды.
Очрашу кысаларында өлкән яшьтәге кешеләр арасында спортның торышы һәм үсеш перспективалары, спорт ветераннарына ярдәм итү һәм спорт музеен булдыру турындагы доклад белән Татарстан Республикасының Бөгелмә һәм Лениногорск районнарыннан спорт бүлекләре башлыклары чыгыш ясады. Очрашу кысаларында катнашучылар спорт объектларына барганда спорт ветераннарына ташламалар эшләү мәсьәләсенә дә тукталдылар.
Утырышның эш өлеше тәмамланганнан соң, Татарстан Республикасы «Динамо» ОГО ФСО ветераннар советы рәисе, академик ишү буенча Россиянең Атказанган спорт мастеры, ТР спорт ветераннары Советы Президиумы әгъзасы Плюшкин Александр Васильевичны 75 яшьлек юбилее белән котлау тантанасы булды.
Александр Васильевич Татарстан Республикасында спортны үстерүгә зур өлеш кертә, үзенең казанышлары һәм спорт эшенә тугрылыгы белән аерылып тора.