24 майда Россия-Кытай уеннары кысаларында Казан йөзүчеләре Алина Гыйләҗева һәм Анастасия Колпакова Россия җыелма командасына алтын медальләр алып килделәр. Ярышлар 22-27 майда Чунцин шәһәрендә уза һәм физик культура һәм спорт өлкәсендә Россия-Кытай хезмәттәшлегенең уртак инициативасы нәтиҗәсе булып тора.
Кызлар арасында 4х100 метрлы катнаш эстафетада алтын медальләрне Влад Шегги, Алина Гыйләҗева, Анастасия Колпакова, Алиса Захарова 04:08.03 нәтиҗәсе белән яуладылар. Тагын бер алтын медаль белән Россия җыелма командасы тупланмасын спорт мастеры Алина Гыйләҗева тулыландырды, ул 100 метрлы брасс дистанциясен 01:09.44 нәтиҗәсе белән йөзде.
Бүгенге көндә Россия җыелма командасы йөзүчеләре яшьләр җәйге уеннарының 34 алтын медаленә ия.