Бүген Алабуга шәһәренең җиңел атлетика манежында гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре ГТО комплексының яңа стандартларга туры китереп сыгылмалылыкка, көчкә һәм тизлек-көч мөмкинлекләренә нормативларын үтәделәр.
Чара «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең яхшы әзерлеген билгеләп үтәсе килә. Аерымлык билгесен алу өчен аларга тагын берничә сынау үтәргә кала.