Татарстанлылар стендка ату буенча Россия Кубогы этабында беренче медальләр яуладылар

2023 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Тәтештә ату мәйданчыгында стендка ату буенча Россия Кубогының 2 этабы башланды. Ярышларның беренче медаль көнендә спортчылар траншея стендында 4 комплект бүләк уйнаттылар.

Турнирның ир – атлар өлешендә квалификация лидеры Геннадий Мамкин көмеш медаль яулады (116+23+27), бронза Александр Филиппов (110+22+20).

Хатын кызлар ярышында Милена Видманова пьедесталның югары баскычына күтәрелде, 104+19+29. Эвелина Андреева финишка икенче килде, 105+22+28, ә Алина Әхәтова өченче, 108+19+16.

Егетләр арасында «спорт резервы» классында Иван Васин, кызлар арасында Диләрә Урманова җиңде.

Ярышлар 27 майга кадәр дәвам итәчәк. Турнирда илнең төрле төбәкләреннән 122 спортчы катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International