Казан ветераннар арасында баскетбол буенча Россиянең ачык беренчелеген кабул итә

2023 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

2023 елның 25-29 маенда Татарстан башкаласында беренче тапкыр 55 яшьтән өлкәнрәк ветераннар арасында баскетбол буенча Россиянең Ачык беренчелеге уза. Чараны Татарстан Республикасы Баскетбол Федерациясе һәм БК УНИКС оештырды.

Турнирда Россия Федерациясенең 7 субъектыннан (Мәскәү, Санкт-Петербург, Севастополь, Татарстан Республикасы, Түбән Новгород һәм Курск өлкәләре, Красноярск крае) 84 спортчы катнаша. Ярышлар «КАИ-Олимп»базасында уза.

Керү ирекле. Уеннарны турыдан-туры трансляцияләү сылтама буенча бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International