«YOLDIZ CUP» халыкара турниры Казанда 600 спортчыны кабул итәчәк

2023 елның 26 мае, җомга

1 июньнән 4 июньгә кадәр Казанда нәфис гимнастика буенча «YOLDIZ CUP» Халыкара турниры старт ала. Турнирда 600дән артык спортчы катнаша, шул исәптән Белоруссия, Казахстан, Һиндстан, Әрмәнстан, Кыргызстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре илләре вәкилләре. Россияне Мәскәү, Казан, Түбән Новгород, Кемерово, Пенза, Самара, Ярославль, Пермь һ.б. шәһәрләр тәкъдим итә. ярышлар төркем күнегүләре, хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында шәхси күпбәйге, катнаш парлы күнегүләр дисциплиналарында узачак.

Турнирны ачу тантанасы 2 июньдә 15.00 сәгатьтә Казан Гимнастика үзәгендә (Сыртланова урамы, 6) узачак. Керү ирекле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International