Татарстанлы Рамил Нургалиев Бөтенроссия авыл Сабантуеның абсолют батыры булды

2023 елның 28 мае, якшәмбе

26-28 майда Әстерханда билбау көрәше буенча бөтенроссия ярышлары узды. Ир-атлар арасында 5 авырлык категориясендә һәм егетләр арасында 3 категориядә җиңү өчен Россиянең 25 төбәгеннән йөздән артык спортчы ярышты. Финал уеннары Әстерхандагы Бөтенроссия авыл Сабантуеның махсуслаштырылган мәйданчыгында узды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Бабушкин, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм Россия корэш федерациясе вице-президенты Равил Ногманов ярышларның мактаулы кунаклары булдылар.

Ярышларның төп призы - Татарстан Республикасы Раисыннан килгән автомобиль өчен абсолют авырлык категориясендә финалда өч төбәктән 8 спортчы көрәште. Ярышлар нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы вәкиле, корэш буенча күп тапкыр Россия һәм дөнья чемпионы Раил Нургалиев» абсолют батыр булды. Призлы автомобиль аның спорт карьерасында 38 нче була.

Бу исем өчен 100 килограммнан артык авырлыктагы көрәшчеләр генә көрәшкән. Мәсәлән, Булат Мусин һәм Эльдар Хәмитов 100 килограммга кадәрге авырлык категориясенә караганлыктан, көрәшкә кермәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International