21-24 майда Раменское шәһәрендә (Мәскәү өлкәсе) «Без бергә. Спорт» паралимпиячеләрнең җәйге уеннары кысаларында Парабадминтон буенча Россия чемпионаты узды.
Татарстан Республикасы командасын Казан, Кама Тамагы һәм Буа районнары спортчылары тәкъдим итте.
SL-4 спорт классында чыгыш ясаучы Казан спортчылары Олег Донцов һәм Павел Куликов өч разрядта да аерылып торды.
Бергәләп бадминтончылар ир-атлар парлы разрядында пьедесталның югары баскычына күтәрелделәр. Шулай ук Олег Донцов ир-атлар ялгыз разрядында һәм катнаш парлы разрядта Елена Журавская (Мәскәү өлкәсе) белән парда көмеш медальләр яулый.
Павел Куликов Элина Грачева (Санкт-Петербург) белән бергә ир-атлар ялгыз разрядында һәм катнаш парлы разрядта «бронза» иясе булды.