Зәйдә хатын кызлар командалары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы узды

2023 елның 28 мае, якшәмбе

26-28 май көннәрендә Зәй шәһәрендә 1 төркем хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы узды.

Турнирны бүләкләү тантанасында Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Уразайкин П. С., Россиянең һәм Татарстан Республикасының атказанган тренеры, Казан шәһәренең «Үзәк» ФСО урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры, ТР Волейбол федерациясе балалар волейболы комитеты рәисе Р. Х. Мурзаков, Татарстан Республикасы Волейбол Федерациясе судьясы А. И. Оощников катнашты.

Ярышларда катнашырга 10 команда килгән. Ярышлар нәтиҗәләре буенча 1 урынны Азнакай районы командасы, 2 урынны Казан шәһәре командасы, 3 урынны Әлмәт районы командасы, 4 урынны Зәй районы командасы, 5 урынны Алабуга районы командасы, 6 урынны Зеледодольск районы, 7 урынны Түбән Кама районы командасы, 8 урынны Нурлат районы командасы, 9 урынны Чистай районы командасы һәм 10 урынны Чаллы шәһәре командасы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International