20 майда Иске Алабуга аэродромы территориясендә «Җиңү канатларында» авиамодель спорты фестивале узды. Чараны символик рәвештә по-2 миниатюралы самолетын җибәрү белән ачтылар.
Фестиваль аэропорт территориясендә 2010 елдан бирле ел саен үткәрелә. Даими кунаклар булып Мәскәү, Түбән Новгород, Иваново, Курган, Сургут, Самара, Казан, Алабуга, Зеленодольск пилотлары тора. Шулай ук чарада Алабуга, Казан, Менделеевск, Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама һәм башка шәһәрләрдән авиамодель түгәрәкләре укучылары да катнашты.
Быелгы фестиваль тарихта иң массакүләм фестиваль булды. Чарага бөтен илдән 83 катнашучы, Татарстан Республикасы мәктәпләреннән 256 бала һәм 500дән артык тамашачы килгән.
Фестиваль программасында:
Радиоидарәле самолетлар һәм вертолетлар чыгышлары һәм ярышлары;
Радиоидарәле самолетларда һава сугышлары;
Ракеталар һәм яңа башлаучылар өчен самолетлар буенча Мастер-класслар;
Самолетлар төзү һәм очучылар турында Лекция;
Кызыклы фән һәм техника йорты интерактив шоу;
Балалар авиамодельләр ярышлары.
Чара яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь) ярдәме белән узды.