Бүген Инеш йөзү бассейнында өченче яшьтәгеләр арасында йөзү буенча Биектау районы беренчелеге узды.
Ярышлар ирекле стиль белән 25 метр дистанциядә узды. Чара призерлары булдылар:
Беренче урынны 33,88 секунд нәтиҗәсе белән Попова Зоя алды; икенче урында – Мөхетдинова Лилия (50.10 с) һәм өченче урында – Ганина Елена, ул, сүз уңаеннан, иң яшь катнашучы. Ул 45.24 вакыт күрсәтте.
Турнирның иң өлкән вәкиле 1948 елда туган Роза Мортазина була.
Күрсәтелгән нәтиҗәләр ГТО комплексы нормативлары исәбенә керәчәк.
Бу стартларда җиңүчеләр булды, әмма җиңелүчеләр булмады. Катнашучыларга зур күтәренкелек, көч өстәлде, ә чын елмаю искиткеч кәеф бирде.