Зәйдә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы исәбенә хатын кызлар командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды

2023 елның 30 мае, сишәмбе

27-28 май көннәрендә «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексының спорт залында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасының беренче төркеменә кергән хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды. Әлеге төркемгә 141 кешедән һәм аннан да күбрәк муниципаль хезмәткәрләр саны булган 12 муниципаль район һәм шәһәр округы кертелгән.

Ярышларның максаты-физик культураны үстерү, муниципаль хезмәткәрләрне спорт белән системалы шөгыльләнүгә җәлеп итү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру. Турнирда Татарстан Республикасының төрле районнары һәм шәһәрләреннән ун команда катнашты.

Интенсив матчлар нәтиҗәләре буенча Азнакай районы командасы җиңү яулап, беренче урынны яулады. Икенче урынны Казан шәһәре командасы алды, ә өченче урынны Әлмәт районы командасы яулады. Дүртенче урында Зәй районы командасы,ә бишенче урында Алабуга районы вәкилләре. Яшел Үзән районы-алтынчы, Түбән Кама районы-җиденче, Нурлат районы - сигезенче урынны алды. Чистай районы командасы тугызынчы урынны алды, ә Чаллы шәһәре командасы исемлекне унынчы урында япты.

Бүләкләү тантанасын район башлыгы урынбасары Петр Сергеевич Уразайкин, Россиянең һәм Татарстан Республикасының атказанган тренеры, Казан шәһәренең «Үзәк» ФСО урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры, ТР Волейбол федерациясенең балалар волейболы комитеты рәисе Рафик Хәсән улы Мурзаков һәм Татарстан Республикасы Волейбол Федерациясе судьясы Алексей Игоревич Оощников үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International