Максим Волков рус шашкасы буенча Бөтенроссия ярышларында җиңүче булды

2023 елның 28 мае, якшәмбе

Шахмат, шашка, Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге олимпия резервы республика спорт мәктәбе спортчылары Покровское авылында (Мәскәү өлкәсе) рус шашкасы буенча Бөтенроссия ярышларында яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Спорт мастерына кандидат Максим Волков 17 яшькә кадәрге егетләр арасында җиңүче булды, ә спорт мастерына кандидат Ульяна Иванова 14 яшькә кадәрге кызлар арасында 3 урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International