Татарстан спортчылары ОВЗ спортчылары арасында шашка буенча дөнья чемпионатында медальләр яуладылар

2023 елның 31 мае, чәршәмбе

19-29 майда Анталиядә (Төркия) ОВЗ спортчылары арасында шашка буенча дөнья чемпионаты узды. Бу ярышларда Татарстан Республикасы исеменнән ике спортчы чыгыш ясады.

Сукырлар спорты буенча Казаннан Елдыз Гагауллина Рапид программасында 1 урынны һәм классик программада 2 урынны алды.  

Балтач районыннан Чулпан Габделганиева терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган кешеләрнең спорты буенча классик программада хатын-кызлар арасында 2 урынны һәм ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында 3 гомуми урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International