Гимнастика үзәгендә нәфис гимнастика буенча YOLDIZ CUP халыкара турниры старт алды

2023 елның 2 июне, җомга

Казан Гимнастика үзәгендә нәфис гимнастика буенча «YOLDIZ CUP» халыкара турниры – быел 1 июньнән 4 июньгә кадәр узачак традицион ярышлар старт алды.

Татарстан башкаласына Россия, Белоруссия, Казахстан, Һиндстан, Әрмәнстан, Кыргызстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән 600дән артык спортчы килде. Ачылу тантанасында аларны ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов сәламләде.

«Хәерле көн, кадерле яшь катнашучыларыбыз, тренерлар, судьялар, хөрмәтле кунаклар. Мин сезне Татарстан Республикасы спорт министрлыгы исеменнән бүгенге бәйрәмдә сәламлим. Бик яхшы география, киләчәктә Олимпия уеннарында катнашучыларны тулыландыра алачак яшь талантлар бүген монда җыелды. Әлеге турнир инде 23 нче тапкыр үткәрелә. Мин моның өчен ТР сәнгать гимнастикасы Федерациясенә, әлбәттә, үз балаларына ярдәм итүче ата-аналарга рәхмәт белдерәсем килә. Киләчәктә алар яхшы кешеләр генә түгел, ә бөек чемпионнар да булырлар дип ышанам!»

Ярышлар көн саен иртәнге 9дан Гимнастика үзәгенең келәмнәрендә узачак. Спортчылар төркем күнегүләрендә, хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында шәхси күпбәйгедә, катнаш парлы күнегүләрдә медальләр уйнатачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International