«Динамо-Ак Барс» Электростальдә ике җиңү яулады

2023 елның 4 июне, якшәмбе

Чирәмдәге хоккей буенча Россия чемпионатының 4 тур уеннарын «Динамо-Ак Барс» хоккейчылары 2 һәм 3 июньдә Электростальдә үткәрде. Биредә Казан командасы турнир таблицасы буенча төп көндәшләре – «Динамо-Электросталь» белән очрашты.

Беренче матчта Араик Маргарян тәрбиясендәгеләр 4:2 исәбе белән җиңү яулый. Казанлылар составында Андрей Семенов, Павел Голубев, Александр Гилев, Алексей Соболевский гол кертә. Көндәшләре арасында Евгений Артемов һәм Марат Хәйруллин аерылып торды.

Икенче очрашуда исәп 5: 2 Динамо-Ак Барс файдасына. Голлар авторлары Павел Голубев (2), Андрей Семенов, Артур Атаев һәм Семен Матковский була. Хуҗаларда дубль белән аларның капитаны һәм бомбардиры Марат Хәйруллин аерылып тора.

4 турдан соң татарстанлылар турнир таблицасын җитәклиләр, 6 матчта 18 очко җыялар. «Динамо-Электростали»нең 12 очкосы бар.

Киләсе матчларны «Динамо-Ак Барс» кабат читтә үткәрә. 9-10 июньдә команда Азовның «Тана» командасы белән уйнаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International