Алабуга районы командасы - ТР Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре Спартакиадасында җиңүчеләр

2023 елның 2 июне, җомга

2 июньдә Алабугада «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты максатларына туры китереп ТР сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең «Сәламәтлек-2023» Спартакиадасы узды.

Ярышларда 6 район катнашты: Алабуга, Азнакай, Баулы, Зәй, Лениногорск һәм Чистай. Һәр команда 6 спорт төрендә ярышкан: җиңел атлетика, өстәл теннисы, бадминтон, волейбол, йөзү, шахмат һәм аркан тарту.

Спартакиада җиңүчеләре һәм призерлары булдылар:

1 урын - Алабуга районы;

2 урын - Лениногорск районы;

3 урын - Азнакай районы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International