7-9 июньдә Әлмәттә «Юбилейный» спорт сараенда 24 яшькә кадәрге юниорлар арасында грек-рим көрәше буенча Россия беренчелеге узачак.
Илнең 49 төбәгеннән 400ләп катнашучы Татарстанга 10 авырлык категориясендә медальләр уйнату өчен җыелачак
Ачылу тантанасы 8 июньдә 16: 00 сәгатьтә узачак. Анда мактаулы кунаклар – Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов, Россия спорт көрәше федерациясе президенты Михаил Мамиашвили, Татарстан Республикасы спорт көрәше федерациясе президенты Экзам Гобәйдуллин, өч тапкыр Олимпия уеннары җиңүчесе Александр Карелин, 1974 елгы Олимпия уеннары җиңүчесе Шамил Хисаметдинов, 2004 елгы Олимпия уеннары җиңүчесе Алексей Мишин, Совет, 1992 елгы Олимпия уеннары җиңүчесе Мнацакан Искәндәрян чакырылган.
Ярышлар программасы:
7 июнь
10: 00-16: 45 - алдан көрәш (60кг, 63кг, 77кг, 87кг, 97кг);
18:00-19:30 - ярымфинал көрәшләре.
8 июнь
10:00-15:00 - алдан көрәш (55кг, 67кг ,72кг, 82кг, 130кг);
16:00 - Ачылу тантанасы;
16:00-18:00 - ярымфинал көрәшләре;
18:00-20:00 - Финал һәм бүләкләү тантанасы (60кг, 63кг, 77кг, 87кг, 97кг).
9 июнь
10:00-12:00 - юату очрашулары (55кг, 67кг, 72кг, 82кг, 130кг);
13:00-15:00 - Финал һәм бүләкләү тантанасы (55кг, 67кг, 72кг, 82кг, 130кг).