10 апрельдән 15 майга кадәр Татарстанда ГТО Комплексына багышланган Республика проектлар конкурсы узды. Бу чорда Татарстан Республикасының һәр районы компьютер рәсемнәре һәм компьютер анимациясе номинацияләрендә өчәр иң яхшы эш тәкъдим итте. Эшләрне гомуми белем бирү учреждениеләренең 5-7 сыйныфларында 1000 гә якын укучы башкарган.
Жюри тавыш бирү нәтиҗәләре буенча «компьютер рәсемнәре» номинациясендә җиңүчеләр булдылар:
1 урын - Виктория Журавлева (Әлки районы);
1 урын - Ксения Макарова (Нурлат районы);
2 урын - Антон Петропавловских (Лениногорск районы);
3 урын - Илвина Закирова (Мөслим районы).
«Компьютер анимациясе» номинациясендә:
1 урын - Софья Камалова (Казан);
1 урын - Сабина Шәйхетдинова (Казан);
2 урын - Сәгыйдә Сәгъдиева (Азнакай районы);
3 урын - Даниил Макаров (Казан).