Казанның үләндәге хоккей буенча хатын-кызлар командасы «Ак Барс-Динамо» Суперлиганың 5 туры кысаларында «Динамо-Электросталь» белән 2 очрашу үткәрде. Очрашулар казанның чирәмдәге хоккей үзәге кырында узды.
Беренче очрашуда, 5 июньдә, «Ак Барс-Динамо» командасы 2:1 исәбе белән җиңде. Голлар кертте: Богдана Садовая һәм Олеся Петрова.
Икенче көнне хуҗалар матчта 3:0 исәбе белән алда баралар (Богдана Садова – 2 һәм Эльза Гөбәйдуллина исәбенә голлар). Әмма уен ахырына 6 минут калганда, Мәскәү командасы мәйданнан китә. Нәтиҗәдә, Светлана Иванова командасына техник җиңелү исәпләнә. Ахыргы исәп 5: 0.
Биш турдан соң Россия чемпионатында 24 очко җыйган «Ак Барс-Динамо» хоккейчылары лидерлык итә. Электросталь көндәшләренең 18 очкосы бар. 3 нче позициядә Мәскәүнең «Восток» командасы 17 очко белән урнаша.
Киләсе тур Казан командасы өчен читтә узачак. 12-13 июньдә Екатеринбургта Свердловск өлкәсе җыелма командасы белән уеннар узачак.