Казанның «Олимпиец» спорт комплексында «Комсомольская правда»газетасы Кубогының II турниры уеннары узды. «Комсомольская правда» газетасы редакциясе ТР Волейбол федерациясе белән берлектә оештырган спорт сугышында 6 корпоратив команда катнашты.
Аларны «Нәфис-Косметикс» АҖ, «Татспиртпром» АҖ, «КМПО» АҖ, «Техно» Зәй, Алабугадан «Драйлок Текнолоджиз» ҖЧҖ тәкъдим итте. Ә Горький тимер юлы командасы - «РЖД» ААҖ филиалы-җыелма команда булып чыкты. Спортчылар Казанга Дәүләт тимер юллары юрисдикциясенә кергән төбәкләрдән җыелды.
Уеннар нәтиҗәсендә беренче урынны Алабугадан «Драйлок Текнолоджиз» уенчылары алды, көмеш медаль «РЖД»ААҖ волейболчыларына эләкте. Өченче урында «Татспиртпром» АҖ командасы, бронза бүләкләр өчен уенда «КМПО»АҖ волейболчыларын җиңде.
Ачылу һәм бүләкләү тантаналарында ярышларның баш судьясы, Татарстан Волейбол федерациясенең башкарма директоры Мансур Кәримов һәм «Комсомольская правда» нәшрият йортының төбәк идарәчесе Тимур Бәдретдинов катнашты.
Комсомол турнирлары беренче чиратта дуслык һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру өчен үткәрелә, шуңа күрә оештыручылар барлык командаларга бүләкләр әзерләгәннәр. Һәр уенчыга күңелле һәм файдалы сувенирлар белән бүләк җыелмасы тапшырылды.