Россия футбол берлеге Бөтенроссия футбол көнен гамәлгә кертә

2023 елның 9 июне, җомга

Россия тарихында беренче тапкыр балалар һәм өлкәннәр өчен массакүләм футбол фестивальләре илнең һәр төбәгендә Бөтенроссия футбол көне кысаларында оештырылачак, ул ел саен бөтен ил буенча үткәрелә торган фестиваль булачак. Бу искиткеч бәйрәм җәй айларында үткәреләчәк, шул исәптән Кубок финалы һәм Суперкубок кебек мөһим футбол вакыйгалары алдыннан.

Казанда фестиваль быел ук узачак. Бәйрәм 10 июньгә планлаштырылган һәм «Рубин» һәм «Мирас» стадионнарында узачак. Чаралар 10:00 һәм 11:30 сәгатьләрдә башланачак.

Бөтенроссия футбол көне кысаларында танылган футболчылар катнашачак. РФС амбассадорлары сыйфатында Мәскәү «Спартак»ы составында өч тапкыр Россия чемпионы һәм Россия Кубогын яулаучы Виктор Булатов, шулай ук дүрт тапкыр Россия чемпионы һәм ике тапкыр Россия суперкубогын яулаучы Александр Бухаров чыгыш ясаячак.

Бөтенроссия футбол көне фестивале бөтен ил буенча футбол сөючеләрне берләштерүгә генә түгел, ә Россиядә бу популяр спорт төренең үсешен стимуллаштыруга да юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International