Турнир кичә старт алды, ә бүген Спортчылар траншея стендында беренче ике комплект бүләк уйнаттылар.
Ике көнлек квалификация нәтиҗәләре буенча татарстанлы Артем Копыстынский алтынчы булып бара, мөмкин булган 125 мишеньнең 110ына тия. Ярымфиналда Артем 20 төгәл ату ясый, финалда 31, шул ук санда Липецк өлкәсеннән Илья Виноградов та. Алтын бүләк язмышын атыш хәл итә, анда бәхет көндәш ягында була, 0-1.