1 июньдә Урицкий исемендәге паркта Халыкара балаларны яклау көненә багышланган 13 яшькә кадәрге егетләр арасында дзюдо буенча Казан шәһәренең команда кубогы узды.
Ярышларда «Тасма» спорт мәктәбенең дзюдо бүлекчәсеннән 5 егет командасы катнашты.
Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар ТР дзюдо Федерациясеннән медальләр һәм грамоталар ияләре булдылар.
Спорт бәйрәме ТР Дзюдо федерациясе ярдәме белән «җәйге дзюдо» программасын тормышка ашыру кысаларында узды.