Татарстан спортчылары-дзюдо буенча «Анатолий Рахлин кубогы» Халыкара ярышларында җиңүчеләр һәм призерлар

2023 елның 9 июне, җомга

Санкт-Петербургта 18 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында дзюдо буенча XI Халыкара «Анатолий Рахлин Кубогы» ярышлары тәмамланды.

«Юбилейный» Спорт сараеның җиде татамисында кызу көрәш башланды. Престижлы турнир медальләре өчен РФнең барлык федераль округларыннан, шулай ук Үзбәкстан, Әрмәнстан, Казахстан, Кыргызстан, Грузия, Әзербайҗан, Белоруссия, Монголия, Греция һәм башка илләрдән 717 спортчы көрәште.

Татарстан спортчылары 4 медаль яулады:

1 урын – Вардикян Тигран (90 кг);

1 урын – Ягафаров Кәрим (+90 кг);

3 урын – Симонов Илья (81 кг );

3 урын – Щербинина Алеся (70 кг).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International