Екатерина Комарова Россия Кубогының 4 этабы җиңүчесе

2023 елның 11 июне, якшәмбе

Екатерина Комарова стендка ату буенча Россия Кубогының 4 этабында хатын-кызлар арасында скит күнегүләрендә җиңү яулады. Турнир бүген Каменск-Урал шәһәрендә тәмамланды.

Ике көнлек квалификация нәтиҗәләре буенча Татарстан спортчысы 3 нче урында бара, мөмкин булган 125 мишеньнең 111сен бәреп төшерә. Ярымфиналда Екатерина 26 төгәл ату ясый, финалда 36ның 34е, аны «алтын ату» белән тәмамлый һәм Липецк өлкәсеннән Маргарита геворкянны җиңә.

Пьедесталдан бер адымда тагын ике татарстанлы туктады: Светлана Демина 4 нче урынны алды(112+19(2)+12); Сергей Демин 5 нче урын (115 (8)+26).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International