«Динамо-Ак Барс» хоккейчылары «Тана»ны ике тапкыр җиңде

2023 елның 11 июне, якшәмбе

Россия чемпионатының 5 тур матчларын Араик Маргарян тәрбиясендәгеләр Ростов өлкәсенең Кулешовка авылында үткәрәләр.

Беренче очрашуда, 9 июньдә, динамовлылар хуҗаларны 6:1 исәбе белән җиңде. Дубльне Алексей Соболевский ясаган, бер-бер туп белән көндәш капкасына Александр Гилев, Павел Голубев һәм Иван Луцевич керткән. Азовлыларның бердәнбер голын Даниил Танов кертә ала.

10 июньдә Татарстан кунаклары кабат Җиңүне бәйрәм итте. Бу юлы алар «тана» хоккейчыларын 5:2 исәбе белән җиңде. Матчта казанлылар Алексей Соболевский, Александр Гилев, Артур Атаев, Николай Комаров, Илфат Җамалетдинов, Азовлылар Данила Братков, Данил Малейко голлар авторы булды.

5 нче тур нәтиҗәләре буенча «Динамо-Ак Барс» хоккейчылары турнир таблицасында үзләренең лидерлык позицияләрен ныгыталар, 8 матчта максималь очко җыялар – 24.

 Бер атнадан соң Суперлига командалары гомуми тур үткәрәчәк, ул 18-23 июньдә Мәскәү өлкәсенең Электросталь шәһәрендә узачак. Аннары ил чемпионатында ике айга тәнәфес булачак. Бу вакыт эчендә Россия җыелма командасы уенчыларына ике халыкара турнирда уйнарга туры киләчәк: Минскида Дуслык кубогы һәм Казанда Милләтләр кубогы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International